ҠӨРЪӘНДЕҢ ҠАЙҺЫ-БЕР АЯТТАРЫ ЯҘЫЛҒАН АМУЛЕТТАР ТАҒЫП ЙӨРӨРГӘ ЯРАЙМЫ? КОРЪӘННЕҢ КАЙБЕР АЯТЬЛӘРЕ ЯЗЫЛГАН АМУЛЕТЛАР КИЕП ЙӨРЕРГӘ РӨХСӘТ ИТЕЛӘМЕ? Балаларның һәм башкаларның (ягъни, зурларның) муеннарына Коръән аятьләре, догалар язылган амулетлар тагып йөрүнең карары нинди? Шәех әл-Фәүзән حفظه الله : "Галимнәрнең иң дөрес фикере буенча, мондый амулетларны түбәндәге сәбәпләр буенча киеп йөрергә рөхсәт ителми: 1) Моның рөхсәт ителүенә дәлилләр юк, ә аның асылы - теләсә нинди амулетларны тагып йөрүнең тыелуы. Моңа дәлил пәйгамбәрнең (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) шушы сүзләре: "Амулет кигән кешегә Аллаһ яхшы ахыр бирмәсен иде!" ('Укбы бин Нафи' сүзләреннән имам Әхмәд үзенең "Муснад"ында китерде, 4/154; һәм шулай ук 'Укбы бин Нафи' сүзләреннән әл-Хаким үзенең "Мустадрак" китабында китерде, 4/216), һәм башка охшаш хәдисләр. 2) Мондый амулетларны киергә рөхсәт итү ширек һәм тыелган сүзләр язылган амулетлар тагып йөрүгә юл булып тора. 3) Мондый амулетларны киергә рөхсәт итү Коръәнгә карата түбәнсетүгә (аны бәдрәф, мунча кебек ярамаган җиргә кертү) китерергә мөмкин, ә аларны (бу амулетларны) балаларга тагу Коръәнгә нәҗәсләр эләгүдән сакламый. Амулетларның рөхсәт ителүенең башка куркынычлары да бар. 📂"Собрание фатв шейха аль-Фаузана", 1 өлеш, "О ношении амулетов" бүлеге ___ Үземнән (Татарча Тәүхид) тагын шуны өстисем килә: кайбер кешеләр шушы амулетларны тагып, үз йөрәкләрен алар (амулетлар) белән бәйли башлыйлар, һәм шулай итеп, үзләре моны сизмичә, зур ширек кылалар (Аллаһ безне моннан сакласын). Мисал китерәм: бер кеше Коръән аятьләре язылган амулет таккан ди һәм: "Бу амулет мине хәвеф-хәтәрдән саклый, бәхет китерә", - дип әйтә. Ягъни, ул өметләрен шушы бернәрсәгә дә сәләтле булмаган нәрсәгә баглый. Белгәнебезчә, бу - кешене ислам диненнән чыгарган һәм бар изге гамәлләрне бетергән ЗУР ШИРЕК. Күргәнегез бардыр, бик күп татарлар машиналарына нәкъ менә шундый амулет тагып куя да инде. Шуңа күрә, мондый амулетларны юкка чыгарырга кирәк. Әмма моны дөрес итеп башкарырга кирәк: я чиста, нәҗәс булмаган җиргә күмеп куярга, я чиста җирдә яндырырга. © Татарча Тәүхид тәрҗемәсе һәм өстәмәләре Фотоларда шушы талисманнарның мисаллары китерелгән

Теги других блогов: религия амулеты Коран