❓МӘҮЛИД: ШӘРИГАТЬТӘ ЗАКОНЛАШТЫРЫЛГАН БӘЙРӘММЕ ӘЛЛӘ БИДГАТЬМЕ? 🔸Рәби'ул-әүвәл аена кердек, димәк күп кенә татар мөселманнары тырыша-тырыша Пәйгамбәрнең ﷺ туган көне уңаеннан мәҗлесләрне ягъни Мәүлид "бәйрәмен" уздырырга ашыгалар. 📝Әйдәгез әле бу "бәйрәмгә" дәлилләргә нигезләнеп, Ислам дине ягыннан тикшерү ясап карыйк: чыннан да, бу "бәйрәмне" уздыру Ислам динендә бармы? Бу "бәйрәмне" Пәйгамбәрнең ﷺ сәхәбәләре уздырганмы? ⛔Бу дини яңалыкны (бидгатьне) Аллаһның илчесенең ﷺ сәхәбәләре дә, таби'иннар да, алардан соң килгән өммәтебезнең галимнәре дә, 4 мәзхәб имамнары да эшләмәде. ❗Коръәндә дә, Сөннәттә дә мәүлид уздырырга кирәк дигән күрсәтмә юк. 🔹Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ болай дип әйткән бит: كُلُّ بِدْعَةٍ ضَلَالَةٌ و كُلُّ ضَلَالَةٍ فِي النَارِ "Һәр яңалык - ялгышлык, ә һәр ялгышлык - Утта" (Ән-Нәсәи, 3/188) ➖➖➖ 🔹Шулай ук Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Аллаһка якынайта торган нәрсәләрне сезгә күрсәтмичә берсен дә калдырмадым. Һәм Аллаһтан ерагайта торган һәм утка якынайта торган нәрсәләрне сезгә тыймыйча берсен дә калдырмадым". (Хак хәдис; әт-Тәбәрани «әл-Кабир»дә № 1647; Ибн Хиббән 65, Әбу Зарр сүзләреннән килә). ➖➖➖ 🔹Шулай ук Гайшә анабыздан килә: «Аллаһның Илчесе ﷺ әйткән: «Безнең эшебезгә яңа һәм аңа бәйләнеше булмаган нәрсә кертүченең шул эше кире кагылачак» (Әл-Бохари (2550), Мөслим, (1718)). ➖➖➖ 🔺Имәм Мәлик болай дип әйткән: "Исламга яңалык кертүчеләр, аңа уңай итеп караучылар, Мөхәммәд ﷺ ышанычны акламаган, Юлламаны тапшырмаган, дип белдерә, чөнки Аллаһ Тәгалә әйтә: "Мин бүген сезнең өчен динегезне камилләштердем". Элек диндә булмаган нәрсә, хәзер дә булмаска тиеш". (Әл-И'тисам) ➖➖➖ ❓БУ ЯЛГЫШЛЫК КАЯН БАРЛЫККА КИЛДЕ СОҢ? ⛔Мәүлидне ялгышлык кыла торган шиитлар-фатимидлар уйлап чыгарган (кылган ширекләре һәм көферләре өчен, аларны галимнәр мөселманнар дип йөрмәгәннәр). ✳️Беренче берничә гасыр дәвамында мөселманнар мәүлидне үткәрмәгәннәр, шуннан фатимидлар (шиитлар) аны бәйрәм итә башлаганнар. 🔺Шәех ‘Әли Мәхьфуз болай дип әйтте: "Беренче тапкыр бу яңалыкны Каһирәдә (Каирда) 4 гасырда уздыра башлаганнар... Әлеге яңалык үзләре теләгәннең һәм кешеләр һәм җеннәр арасында булган иблисләр тарафыннан төшендергәннең барысын да дингә керткән кешеләр арасында киң таралды". («Әл-Ибда’ фи Мадар әл-Ибтида’» (251бит). ➖➖➖ 🔺Шәфигый мәзхәбенең галименең - Тадҗу-дин әл-Факиханинең - мәүлид хакында әйткән сүзләре: ﻻ ﺃﻋﻠﻢ ﻟﻬﺬﺍ ﺍﻟﻤﻮﻟﺪ ﺃﺻﻼ ﻓﻲ ﻛﺘﺎﺏ ﻭﻻ ﺳﻨﺔ، ﻭﻻ ﻳﻨﻘﻞ ﻋﻤﻠﻪ ﻋﻦ ﺃﺣﺪ ﻣﻦ ﻋﻠﻤﺎﺀ ﺍﻷﻣﺔ، ﺍﻟﺬﻳﻦ ﻫﻢ ﺍﻟﻘﺪﻭﺓ ﻓﻲ ﺍﻟﺪﻳﻦ، ﺍﻟﻤﺘﻤﺴﻜﻮﻥ ﺑﺂﺛﺎﺭ ﺍﻟﻤﺘﻘﺪﻣﻴﻦ، ﺑﻞ ﻫﻮ ﺑِﺪﻋﺔ "Мин Коръәндә дә, Сөннәттә бу мәүлиднең нигезен күрмим. Һәм бу өммәтнең дин тотуда үрнәк булган, беренче галимнәрнең хәбәрләренә нигезләнгән имамнарының берәрсенең аны мәүлидне уздырганы хакында бернәрсә дә тапшырылмаган. Һәм ул (мәүлид) - бидгать". (Әс-Суюти тапшырган фәтвәдән өзек) ➖➖➖ 🔺Шәех ул-Ислам ибне Теймия (Аллаһ аңа карата рәхимле булсын) болай дигән: "Әгәр дә мәүлидтә яхшылык булса икән, сәләфләр безне бу мәсьәләдә уздырыр иде". («Иктида'у сыратал мустакым», 147 бит) ➖➖➖ 🔺Шәех ул-Ислам Ибне Хаджар әл-Аскаляни (773-852 еллар) әйтте: أصل عمل المولد بدعة لم تنقل عن أحد من السلف الصالح من القرون الثلاثة "Мәүлидне уздыруның нигезе - яңалык. Һәм ул өч йөз ел буе тәкъва ата-бабалар (саләфа-салих) чорында уздырылмады..." («Әл-Хави лил-Фатава») ➖➖➖ 🚫МӘҮЛИДНЕ УЗДЫРГАН КЕШЕЛӘРНЕҢ ЯЛГЫШ ФИКЕРЛӘРЕ ⭕ "Мәүлидне үткәрү Аллаһ Тәгаләнең илчесен ﷺ яратуыбызны һәм аны югары күтәрүебезне раслый. Ә сез аны яратмыйсыз һәм аны олылауны тыясыз". («Әл-Ба’ис ’әля инкар әл-бида’ уәл хауадис» Әбу Шама 23б]. ✅Без, ахлю-сөннәт, аларга болай дип җавап кайтарабыз: 🌿1. "Пәйгамбәрне ﷺ ярату һәм аны олылау, ул кисәткән һәм явызлык һәм ялгышлык булуын хәбәр иткән, яңалык кертү юлы белән булмый. ❗Пәйгамбәргә ﷺ карата мәхәббәт законлаштырылган ысул белән чагылырга тиеш. Ә бу юл түбәндәгедән гыйбарәт: без аңа ﷺ ышанабыз һәм аңа ﷺ буйсынабыз, аның ﷺ юлы белән барабыз, аның ﷺ Сөннәтенә тотынабыз, аның ﷺ динен үзгәртмибез, өндәгән нәрсәләрен таратабыз, тыйган нәрсәләренә - кул, тел, йөрәк белән - каршы чыгабыз. Шулай ук аны үзебезгә һәм гаиләбезгә, үз мөлкәтебезгә һәм балаларыбызга һәм барлык кешеләргә караганда да күбрәк яратабыз. 🌿2. Сәхәбәләр Аллаһның илчесен ﷺ безгә караганда, күбрәк яратканнар. Алар Аллаһның илчесенең ﷺ нәрсә белән канәгать булуын бездән яхшырак беләләр иде һәм игелеккә һәм игелекле гамәлләргә бездән ныграк омтылалар иде. Ләкин, шуңа да карамастан, алар мәүлидләрне үткәрмәделәр һәм аның ﷺ туган көнен аермаганнар. Әгәр дә мәүлидтә изгелек һәм пәйгамбәргә ﷺ карата хөрмәт чагылышы булса, алар аны үткәрә башлаган беренче кешеләр булыр иде. «Иктида» 2/615. 📚Чыганак: "Мәүлид - иң куркыныч яңалыкларның берсе һәм ни өчен Хәнәфиләр аны үткәрмиләр" китабы

Теги других блогов: Ислам мәүлид ялгышлык